Яморза авылында мөселман яшьләре православ һәм мәҗүси кардәшләр белән волейбол ярышында катнашты

 Ямурза клубында беренче тапкыр мөселманнар, православие динендәгеләр һәм мари милләте вәкилләре арасында волейбол турниры үтте. Ярышлар алдыннан район имам-мөхтәсибе  Габделкәрим хәзрәт, протоиерей Андрей атакай, мариларның өлкән карты Олег Третьяков чыгыш ясадылар. “Районда төрле милләт һәм конфессия вәкилләре тату-дус булып, аңлашып яши. Бүгенге очрашу – шуның ачык мисалы“, – диделәр алар.

Ярыш бик киеренке барды. Нәтиҗәдә, беренче урынга – Әгерҗе һәм Сарсак-Омга спорт сөючеләре, икенчегә – Ямурза, өченчегә Күлегаш командалары чыкты. Аларга махсус бүләкләр тапшырылды.