Илаһи аһәң белән хозурландык

Әгерҗе районы мөхтәсибәте Төрдәле мәчете белән берлектә мөәзиннәр Азан әйтүчеләр бәйгесе уздырды. 32 азанчы яшьләре буенча бүленеп, дүрт яшь төркемендә көч сынаштылар.

Бәйгене 4-7 яшьлекләр башлап җибәрде. Ямурзадан Нурислам Сәхипов, Мөхәммәт Садыйков, Артур Чуршин азанны дөрес һәм сәнгатьле итеп күңелдән укып күрсәттеләр, призлы урыннарны да шул тәртиптә яуладылар. Чишмә авылы малае, ике яшьтән үк азан әйтә белүче  4 яшьлек Яхъя Корбанов та осталыгы белән таң калдырды. Ул өченче урынга лаек булды.

7-14 яшьлекләр төркемендә Ямурзадан Сәхипов Фәрхәт җиңүче булды. Икенче урында –Чишмәдән Корбанов Нуриман , өченчедә – Исәнбайдан  Исмагыйлов Илкин. Әгерҗедән Кенжаев Мөхәммәт алардан беразга гына калышты.

14-19 яшьлекләрдән Әгерҗедән Храмцов Максим җиңүче булды.

20 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Яңавылдан Галиев Рөстәм кебек яшьләр дә, Кодаштан 83 яшьлек Минефлүр Шакиров кебек өлкәннәр дә бар иде. Аларның күбесе имам-хатыйб та, мәзин вазифасын да үзләре башкаралар. Зур тәҗрәбәле шушы дин әһелләре азанны анык, аңлаешлы һәм аһәңле итеп әйтә беләләр. Бәйгедә дә алар бер-берсеннән яртышар баллга гына калыштылар. Ямурзадан 29 яшьлек Хәкимов Нурислам беренчелекне алды. Чишмәдән Корбанов Габудулла икенче урынга, Кырындыдан 80 яшьлек Нәҗмиев Әсгать өченче урынга чыкты.

–Мин КФУның Алабуга филиалында укыйм. Туган авылымда шундый күркәм бәйге үткәрелүен белгәч бик шатланып кайттым. Мин Кырынды мәчетенә йөреп Коръән укырга өйрәндем. Азан әйтергә Кырынды имам-хатибы хаҗи Мөбин хәзрәт Кәримуллин өйрәтте, – диде Рамис Исмәгыйлев.

–Туган авылым Кырындыда ике мәчетнең дә гөрләп эшләве турында ишетеп тә торабыз, газеталардан да укып та беләбез. Безнең “ТНВ“ җитәкчелеге дә бүгенге чараны яктыртырга тәкъдим иткәч, мин бик теләп ризалаштым. Бәйгедә энем Дилназ да катнашты. Ул Төрдәле мәчетендә мөгаллимә Илсөяр апада дин гыйлеме үзләштерә. Бик күңелле бәйге булды, –диде “Манзара“ тапшыруы корреспонденты Илнар Харисов.

–Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт мәзинчеләр өчен мастер-класс булырдай итеп азанны әйтеп үзе күрсәтте. Башкаларның әйтелешендә булган хаталарын да җентекләп аңлатты. Бу бәйге шунысы белән бик файдалы да, кирәкле дә, – диде Төрдәле мәчетендә 16 ел имам-хатиб булып эшләгән мөхтәрәм аксакал Габдулла ага Галиев.

 Бәйгене Мөслимнән һәм Чаллыдын килгән Габделкәрим һәм Мөхәммәт хәзрәтләр Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин һәм Кырынды Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Баязит Ахунов белән берлектә бәяләделәр. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә беренче, икенче урын алучылар зонада үткәрелүче бәйгедә катнашухокукына ия булдылар.

Күңелгә якты нур булып кергән азан аһәңе колакларны озак вакытлар иркәләп, әлеге көн турында искә төшереп торыр әле.   

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Автор фотосы.

Белешмә

Азанчылар бәйгесе турында сюжет 3нче ноябрь көнне “Манзара“ тапшыруында күрсәтеләчәк.