5 ноябрьдә Әгерҗе шәһәренең “Нур“ мәчете каршындагы мәдрәсә бинасында Коръән уку бәйгесе уздырылды.

Бәйгене җиде яшькә кадәргеләр башлап җибәрде. Бу төркемдә Ямурза кызлары Әдилә Сәхипова, Сумая Садыйкова, Ясминә Сәхипова иң осталары булдылар. Ике яшь ярымлык нәни кызчыкның да бу бәйгедә катнашырлык белеме булу – бик соклангыч күренеш. Малайлар арасында Чишмәдән Нуриман һәм Яхъя Корбановлар беренче һәм дүртенче урынга лаек булды, ә Ямурзадан Мөхәммәд Садыйков һәм Нурислам Сәхипов икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.

8-11 яшьлек балалар арасында Әгерҗедән Гөлсем Нуретдинова, Хор. Ключтан Исламия Сәлимгәрәева, Исәнбайдан Ульяна Щукина призлы урыннарны яуладылар. Ямурзадан Фәрхәт Сәхипов һәм Тирсәдән Шамил Шәрипов та үз төркемнәрендә җиңүчеләр булдылар.

Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре буенча дөрес, сәнгатьле уку буенча 12-18 яшьлек балалар төркемендә Хор. Ключтан Гүзәл Сәлимгәрәевага тиңнәр булмады. Исәнбайдан Кристина Щукина һәм Әгерҗедән Корбангөл Кенжаева аңардан беразга гына калыштылар. Егетләр арасында Тирсәдән Наил Шәрипов  – беренче, Әгерҗедән Гадел Тарисов һәм Максим Храмцов икенче һәм өченче урыннарда булдылар.

Ямурзалылар Миләүшә Багаутдинова, Дильмира Ибадуллина, Рамазан Хәмидуллин, Рамил Садыйков 19 яшьтән өлкәнрәкләр арасында беренче, икенче урынны бүлештеләр, Хор.Ключтан Гөлнара Сәлимгәрәева да кызлары кебек үк призлы урынга лаек булды.

Өлкәннәр арасынды Коръәнне дөрес, сәнгатьле укучы зур тәҗрәбәлеләрнең осталыкларын күреп сокландык. Күпсанлы дин кардәшләре арасында Ямурзадан Нурия Гыйльметдәнова, Мордывыйдан Гөлнур Насыйбуллина, Кырындыдан Салисә Тимуршина, Көчектән Рәшит Галләмов, Кырындыдан Зуфир Зарипов, Ямурзадан Рәсим Кыямов иң осталары булдылар.

  • Без бу бәйгегә дүрт ел рәттән килдек. Бүген ике укучым – җиңүчеләр сафында, Диплом һәм бүләкләр алдылар. Мондый бәйгеләрдән соң балаларның кәефләре күтәрелә, мәчеткә бик теләп йөриләр. Биредә төзәтәсе урыннар да ачык күренә, шуңа күрә мондый бәйгеләр бик кирәк. Мөгаллимә Әлфия Галләмованың мәкам белән Коръән укуын сокланып тыңладык.  Аның мөслимәләргә яулык бәйләү буенча мастер-класс күрсәтүен төшереп тә алдым, кайткач кызларга өйрәтәчәкмен,  – диде Исәнбайдан хаҗия Наилә Шәйдуллина.
  • Барлык мәшәкатьләрне калдырып шушы чарага бик сөенеп килдек. Җиңүчеләр рәтендә булуым да көтелмәгәндә булды, чөнки монда барысы да Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре буенча дөрес һәм сәнгатьле итеп укыйлар. Быелгы бәйгедә катнашучыларның  40 кеше булуы һәм арада балаларның күп булуы да сөенечле. Оештыручыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт, – диде Кырындыдан хаҗия Салисә Тимершина.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

​​​​​​​