Әгерҗе мәдрәсәсендә Баруди елын йомгаклауга багышланган дини бәйрәм узды

Рәбигыл ахир аеның беренче көнендә “Нур“ мәчете каршындагы мәдрәсә бинасында Мәүлид бәйрәме уздырылды.

Узып баручы ел Баруди елы булганлыктан, Коръән уку белән башланган бу чарада район имам-мөхтәсибе хаҗи Габделкәрим хәзрәт вәгазеннән соң кардәшләребезгә Галимҗан Баруди (Галиев) турында фильм тәкъдим ителде. Тууына 160 ел тулган галим, педагог, дәреслекләр авторы, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Баруди турында язылган шигырьләр укылды. Аннан пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә багышланган викторина уздырылды. Сорауларга җавап бирүдә мөгаллимә Ясминә Латфуллина аеруча активлык күрсәтте. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә салаватлар әйтелде, аны әйтүнең хикмәтләре турында шигырьләр укылды. Мөнәҗәтләр укуны Габделкәрим хәзрәт үзе башлап җибәрде. Аннан башка дин кардәшләребез дәвам итте.

Киләсе ел Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗани елы итеп игълан ителде.