Әгерҗедә “Пәйгамбәребез мирасы” бәйгесе узды

“Нур“ мәдрәсәсе каршында мәдрәсәдә “Пәйгамбәребез мирасы“ бәйгесе узды. Анда Кырынды, Тирсә, Чишмә, Иж-Бубый, Исәнбай авылларыннан, Әгерҗе шәһәреннән 7-16 яшьлек 32 бала катнашты. Иң кечкенә катнашучылар Тирсәдән 7 яшьлек Илһам Шәрипов, Чишмәдән 8 яшьлек Йосыф Котлыгыйлдинов булды. 10-12 яшьлек балалар арасында Исәнбайдан Энҗе Латыйпова, Тирсәдән Шамил Шәрипов, 13-16 яшьлек балалар арасында Исәнбайдан Азалия Идрисова, Тирсәдән Наил Шәрипов җиңү яулады. Икенче, өченче урыннарда – 10-12 яшьлек балалар арасында Исәнбайдан Камилә Ганиева, Кырындыдан Исламия Сәлимгәрәева, Исәнбайдан Илкин Исмәгыйлев, Чишмәдән Әхмәт Котлыгыйлдинов, 13-16 яшьлек балалар арасында – Исәнбайдан Кристина Щукина, Чишмәдән София Моталлапова, Чишмәдән Илшат Вәлиев, Әгерҗедән Әмретдин Шәмсетдинов. Призлы урын яулаучыларга Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.