Мәхәлләләрдә Мәүлид бәйрәмнәре узды

Һиҗри ел исәбе буенча Рабигыль әүвәл аеның 12нче көне Ислам дөньясында зур бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Бу – мөселманнарның олуг пәйгамбәре Мөхәммәд (с.г.в.) туып дөньяны нурландырган кичә. Әлеге кичә көнне генә түгел, изге ай дәвамында районыбыз мәхәлләләрендә Мәүлид бәйрәмнәре уза.

“Без, Көчек авылы мәчетенә йөрүче хатын-кызлар, изге кичә көнне гыйбадәт йортында мәҗлес уздырдык. Башта имамыбыз хаҗи Госман хәзрәтнең вәгазен тыңлап хушландык. Аннан хәләл ризыклар белән тукландык. Елның-елында авылыбыз эшмәкәре Тәнзилә ханым Галиуллина дини мәҗлесләрдә безне тәмле ризыклар белән сыйлый. Бу юлы ул өчпочмак пешерткән иде.

Мәҗлестән соң өйлә намазы укыдык, аннан икенде намазы да килеп җитте. Икендедән соң салаватлар әйтеп таралыштык. Әлеге күркәм гадәт бөтен авылларыбызга да таралып, мөселманнарның сагынып көтеп ала торган бәйрәменә әверелсен иде“.

Луиза СИБГАТУЛЛИНА.

 “Кичкетаң авылы  мәчетендә изге бәйрәмне салаватлар әйтеп, мөнәҗәтләр көйләп үткәрдек. Мул итеп хөрмә-җимешләр ашадык. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә хөрмә яраткан бит“.

Гөлзар ГАТИНА.

“Кодаш авылы мәчетендә узган мәҗлестә утызлап кардәшебез катнашты.  Имамыбыз Миңнефлүр хәзрәтнең тәрбияви вәгазен тыңлаганнан соң бергәләп мөнәҗәтләр көйләдек, салаватлар әйттек, бәетләр укыдык. Зөлфия Шаракина, Рәзилә Галиева, Лилия Гайнуллина, Фәридә Гарифуллина, Фәнсөя Сәләхиева, Сиринә Хөснетдинова әбиләрдән калган мөнәҗәтләрне көйләгәндә күзләр яшьләнде.

Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды. Ул күңелләребезгә яктылык иңдереп, дини гыйлемнәр үзләштерүгә, йолаларыбызны үтәүгә теләгебезне тагын да арттырды“.

Асия ХӘБИБУЛЛИНА.  

“Быел да бик шатланып Уразай мәчетенә Мәүлид бәйрәменә җыелдык. Мәҗлескә читтә яшәүче авылдашларыбыз да кайткан иде. Бергәләп намаз, Коръән уку, әрвахларыбызга, биргән сәдакаларга догалар кылу, хәзрәтебез Бибел хәзрәт Ибраһимовның вәгазе – болар барысы да иманыбызны тагын да ныгытты. Абыстайлар Тәнзилә Ибраһимова һәм Рима Бәхтигәрәева пәйгамбәребезне зурлап парлап салават әйттеләр. Табыннарыбызның муллыгына, андагы ризыкларның хәләллегенә, мәчетебезнең нурлы, күркәм булуына куанып таралыштык“.

Раилә БАРИЕВА. 

“Кырынды мәчетендә узган Мәүлид бәйрәменә Төрдәле мәхәлләсендәге дин кардәшләребезне дә чакырдык. Мөгаллимәбез Рәйсә Кәримуллина вәгазе бик тирән эчтәлекле, тәрбияви булды. Мәчеткә җыелган илле кеше – бөтенебез бергә аягүрә басып салават әйттек. Сәүдә Мөхәммәтова, Илүзә Шәйхетдинова, Флүзә Нурмөхәммәтова мөнәҗәтләр көйләделәр. Дини темага викторина сорауларына җавап биргән бик актив кардәшләребезгә бүләкләр дә бирелде“.

Салисә ТИМЕРШИНА.  

“Салагыш мәчетендә сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган көнен кырык биш дин кардәшебез бәйрәм итте. Имам-хатибыбыз Данис Халитов вәгазеннән соң пәйгамбәребезнең тормыш-эшчәнлеге турында белгәннәребезне искә төшердек. Сигез кешенең мөнәҗәт укуы, бергәләп салават әйтү, Мәүлид бәйрәменә багышлап “Рәсүлебез туган көн“ җырын көйләү – барысы да дини гыйлемебезне арттырды, йолаларыбызның күркәмлеген күрсәтте“.

Лидия МӘҖИТОВА.

“Үтәгән мәчетенә утыздан артык кардәшебез Мәүлид бәйрәменә килеп, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көнен бәйрәм иттек. Абыстаебыз Шәһидә Мәндиева вәгазьләр сөйләде, без пәйгамбәрнең тормыш юлын искә төшердек. Аннан бергәләп салават әйттек, мөнәҗәтәләр көйләдек“.

Әлфия МУЛЛАХМӘТОВА.