Пәйгамбәрне зурлый торган ай

Рабигыль-әүвәл ае бара. Мәхәлләләрдә сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган айда нинди чаралар үткәрелә, район мөхтәсибәте тагын нинди эшләр планлаштыра – шуларны уртага салып сөйләшү өчен район имам-хатыйблары Кырынды мәчетенә җыелдылар.

Коръән уку белән башланган бу чарада район имам-мөхтәсәбе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин рәбигыль-әүвәл аенда туган иң ахыргы пәйгамбәр турында сөйләде. Җыелышта катнашучыларны 7-15 яшьлек балалар өчен уздырылучы “Пәйгамбәремнең мирасы” бәйгесе нигезләмәсе белән таныштырды. Бәйгенең беренче этабы районыбыз мәчетләрендә декабрь аенда барлык мәчетләрдә узганнан соң җиңүчеләр 24 декабрьдә Әгерҗедә бәйгенең район күләмендә җиңүчеләрен билгеләячәкләр. Бу бәйгедә Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы белән танышкан һәр бала катнаша ала.

Мәүлид ае мөбәрәк булсын! – Актаныштан шушы чарага махсус килгән республикабызның төньяк-көнчыгышының алты районын берләштергән казыятнең казые Руслан хәзрәт Мортазин чыгышын шулай башлады. Ул шәһри Болгар җирендә узачак Мәүдид кичәсе турында әйтеп үтте. Дин юлында, халыкка армый-талмый хезмәт итүче дин әһелләренә рәхмәтен җиткерде. Имам-хатыйблар алдына куелган бурычларны да җиткерде. Шуларның берсе – яшьләрдән үзеңә лаеклы алмаш әзерләү, аларны кулдан килгәнчә дини йолаларны үтәргә өйрәтү. Бу җәһәттән бирегә килгән Мамадыш мәдрәсәсенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Ранил хәзрәт Талипов имам-хатыйбларны үзләренә укырга чакырды һәм уку тәртибе белән таныштырды.

Бу теманы дәвам итеп сөйләгәндә Кырынды мәчете имам-хатыйбы Мөбин хәзрәт Кәримуллин яшь алмашны, ярдәмчеләрне укырга җибәрү мөһим булуын ассызыклады.

Мәхәлләләрдә Мөхәммәд пәйгамбәребезнең туган көнен ничек билгеләп үтәчәкләре турында имам-хатыйблар ни сөйли:

Рәҗәп Нафыйков, Кадыбаш авылы: Барлык авылдашлар, шәһәрдән кунакка кайтучылар бергәләп 30 ноябрь көнне сөекле пәйгамбәребезнең бу дөньяга килү вакыйгасы турында сөйләшү өчен җыелачакбыз. Читтә яшәүче авыл кешеләренең кайберләре махсус шушы чарага кайтачакларын әйтеп сөендерделәр. Күрше Касай авылыннан да кайберәүләр килергә җыеналар. Мәчеткә йөрүче әбиләр мөнәҗәтләр әйтәчәкләр. Иртәнге сәгать 10да башланучы бу чарага район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт тә килергә җыена. Аның чыгышы да булачак, Аллаһы боерса.

Ринат Фәхриев, Нарат авылы:

Мәүлид – Мөхәммәд пәйгамбәребезнең дөньяга килгән көнен искә төшереп ихлас күңелдән шатлана торган вакыт. Аллаһ биргән нигъмәтләрнегә шатланып, шөкер итеп      сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең тууын мәчетебездә билгеләп үтәчәкбез. Аңа салаватлар әйтәчәкбез. Мәүдид ае һәм пәйгамбәребезнең тормыш-эшчәнлеге турында белгәннәребезне искә төшерербез.

Билал Насретдинов: Яңавыл: Без Аллаһ илчесенең тормышын, холкын өйрәнәбез, рәхим-шәфкатьлелегенә хәйран калабыз. Пәйгамбәребез барыбыз өчен дә үрнәк. Без аның кебек булырга омтылабыз. Әти-әниләргә игелек кылабыз, туган-тумачаларга хөрмәт күрсәтәбез. Мәүлид аенда иң ахыргы пәйгамбәребезнең туган көнендә, 30 ноябрь көнне пәйгамбәребезгә салаватлар һәм сәламнәр әйтәчәкбез. Туган авылымда 22 ел имам-хатыйб вазифасын башкарам. Елдагыча Мәүлид бәйрәмен мәчетебездә билгеләп үтәбез.

Мәүлид аенда гына түгел, ел дәвамында сөекле пәйгамбәребез тормышын өйрәнеп, нәсыйхәтләрен үтәп, пәйгамбәребез сөннәтенә ияргән хәлдә имин яшәргә насыйп булсын. Амин!

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Автор фотосы.