Алты яшьлек Нурислам 33 сүрә ятлаган

Әгерҗе шәһәренең “Нур“ мәчетендә Коръән уку бәйгесе уздырылды. Район күләмендә уздырылучы бу бәйгедә Тирсә, Чишмә, Кырынды, Хор.Ключ, Шаршады, Ямурза авылларында һәм Әгерҗе шәһәрендә яшәүче  46 бала катнашты. 16 яшькәчә балалар дүрт яшь төркемнәрендә көч сынаштылар. Алар башта Коръәнне яттан сөйләделәр, аннары жюрә әгъзалары күрсәткән урыннан Коръәнне дөрес уку буенча осталыкларын күрсәттеләр.

Бәйгене мәктәпкәчә яшьтәгеләр башлап җибәрде. Үзләре зур курчакны хәтерләткән 2-3 яшьлек сабыйларның Коръәнне яттан укулары шаккатарлык! Ямурза авылыннан 3 яшьлек Сумая Садыйкова  алты сүрәне яттан белә икән. Шушы авылдан мәктәпкәчә яшьтәге малайлар арасында җиңүче булган Нурислам Сәхипов 33 сүрә ятлаган инде, Артур Чуршин аннан беразга гына калышты. Алиша Тарисова 10 сүрәне яттан белә.  Чишмә авылыннан 3 яше дә тулмаган Асия Абзалиева15 сүрәне яттан белүе дә зур соклану уятты. Аның абыйсы Яхъя Корбанов күптән түгел генә Чаллыда  үткәрелгән Коръән укучылар бәйгесеннән җиңү яулап кайткан булган. Казаннан килгән Коръән-хафизлар Азат хәзрәт Һадиев һәм Баһадир хәзрәт Рөстәмхуҗаев аның  зур осталыгын югары бәяләделәр.

Шаршадыдан килгән кызлар Мәликә һәм Самира Рәимоваларга дини гыйлемне бабалары Илфәр Нурмөхәммәтовтан алалар.  Бу бәйгедә 30 сүрә ятлаган Ямурза кызы Әдилә Сәхиповадан беразга гына калышып, 7- 9 яшьлекләр арасында икенче,өченче урынны алдылар.

10–13 яшьтәге малайлар арасында 40 сүрәне яттан белүче Фәрхат Сәхипов җиңү яулады. 20 сүрәне яттан белүче Хор.Ключ кызы Исламия Сәлимгәрәева Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре буенча дөрес, сәнгатьле итеп укуы да Ижаудан килгән, дини гыйлем бирүче мөгаллимәләр Ләйсән Гыйльмуллина, Дания Вәлиеваларда да зур соклану уятты. Әгерҗелеләр Мәликә Хуҗина һәм Айзилә Хәмитова, Алия Хуҗина, Адель Тарисов, Ринат Гәрәев, Корбангөл һәм Мөхәммәт Кенжаевлар, бәйге призерлары булдылар.

Тирсә авылыннан килгән Наил, Шамил, Илһам да Шәриповлар Коръәнне мәкам белән яттан укулары да, карап укулары да бу бай иманы егетләрнең дини гыйлемнәре тирән булуын күрсәтте. Ямузадан 35 сүрәне яттан белгән Мөхәммәт Садыйков та бәйге призеры булдылар.

  • Мин бүген дүрт балам һәм ике оныгым белән килдем. Улларым Нуриман, Яхъя, кызым Җәннәт, оныгым Асия Абзалиеваның да җиңүчеләр арасында булуы минем өчен зур куаныч. Оештыручыларга һәм иганәчеләргә Аллаһының рәхмәте яусын, – диде Чишмә авылыннан Энҗе Корбанова.
  • Мондый бәйгеләрдән соң балаларның кәефләре күтәрелә, мәчеткә тагын да дәртләнебрәк йөри башлыйлар. Мондый бәйгеләрдә кимчелекләр дә ачык күренә, шуңа күрә мондый бәйгеләр бик кирәк. Оештыручы Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллинга зур рәхмәт, – диде мөгаллимә Роза Корбанская.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

http://agryz-rt.ru/news/islam-nuryi/gered-uzgan-korn-ukuchylar-bygesend-kyryktan-artyk-bala-katnashty