Райондашлар изге Рамазан аен ничек уздыра

Нәзилә ГАЛИМОВА, Тирсә авылы, 82 яшь:

20 еллап инде уразамны калдырмыйм.  Быел да беренче көнннән бирле тотам. Баштагы көннәрдә бераз гына тамак кипте, аннан күнектем. Биш вакыт намазымны укыйм, тәравих намазларын да калдырмаска тырышам. Көнемне дини китаплар, календарьлар укып уздырам. Көн саен аз-азлап Коръән укыйм. Сәламәтлегем чамалы булу сәбәпле, ифтар мәҗлесләренә йөри алмыйм. Шулай да үзем уздырырга ниятләп торам.

Шушы яшемдә дә миңа ураза тоту ләззәтен татырга насыйп иткән Раббыма бик тә рәхмәтле мин. Көн саен Ходаема шөкер итеп уянам, рәхмәт укып йокларга ятам.

Сәүдә МӨХӘММӘТОВА, Кырынды авылы:

Рамазан аен бик сөенеп каршы алдым, шундый ук күтәренке рухта уздырам. Бер төркем дин кардәшләребез белән атна саен пәнҗешәмбе көнне мәчетебезгә вәгазьләнергә йөрибез. Изге йортта ифтар ашлары да уза. Аларга бергәләп әзерләнәбез. Әле күптән түгел Ижауда яшәүче авылдашыбыз Әхәт Мөхәммәтшин мәчеттә аш уздырды. Үз йортларында ифтар уздыручылар да бик күп, шөкер. Аларга сөенеп барабыз. Ашларда вәгазь тыңлау, авыз ачу, берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән туклану күңелне тагын да яктырта, иманыбызны ныгыта. Менә шулай дин юлында бердәм, дус-тату булуыбызга сөенеп, башкаларның күркәм гамәлләренә шөкер итеп изге айның узганын сизмибез дә.

Хәмдис КУЧУМОВ, Әгерҗе шәһәре:

Быелгы Рамазан ае аеруча истәлекле: сигез кардәшем белән бергә Казанга республика  ифтар мәҗлесенә миңа да бару насыйп булды. Башта Кол Шәриф мәчетенә кереп намаз укыдык. Теннис академиясендә безне волонтерлар каршы алдылар. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның тирән эчтәлекле вәгазе, яраткан җырчыбыз Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбль җырчылары башкаруындагы мөнәҗәтләр болар бырысы да безгә озак вакытларга истә калырдай матур тойгылар бүләк итте. “Гаилә“ мәчетендә, Мамадыш юлындагы гыйбадәт йортына кереп намаз укуыбызга да бик сөендем. Үзебезнең Әгерҗедәге мәчеткә көн саен тәравих намазларына йөрүемә дә бик шат мин. Алга таба да изге ай күркәм гамәлләр белән дәвам итсә иде. Амин.