Яңа Бәзәкәдә зират коймалары яңартылды

Авылдашларның ярдәме, алтын куллы осталарның тырышлыгы белән Яңа Бәзәкә зираты коймалары яңартылды.

Бу изге эшне берничә ел элек үк башлаган идек. Ул вакытта койманы сүтеп, баганалар утырттык. Бу эштә яшь егетләребез Илфат, Илнур Уразмановлар, Илназ Галиев, Салават Ногоманов, Алмаз Вәлиев, Рамил Камалиев зур тырышлык куйдылар. Ижауда яшәүче Наил абый Бәдретдиновның да ярдәмен күп тойдык. Авылыбызның алтын куллы егетләре Илдар Мәрданов, Илфәр Галиев, Раушан Хикмәтуллин, Илдус Гыйльмегаянов, Дилүс Ямалиев та әлеге изге эштә башлап йөрделәр һәм зур булышлык күрсәттеләр. Авылыбыз өлкәннәренең дә яшьләрдән калышмыйча кулларыннан килгәнчә ярдәм итүләренә бик сөендек.

Узган ел әлеге эшне дәвам иттек. Зиратны тулысынча яңа койма белән әйләндереп алдык. Көздән агачларны кисеп, мәңгелек йортта зур өмә оештырдык.

Яз көне авылдашлар, читтән кайтучылар якыннары, туганнарының каберләрен чистарттылар, күбесе рәшәткәләрен дә буяп, чәчәкләр утырттылар.

Авыл халкының ярдәме белән мәңгелек йортыбызда зур эшләр башкаруыбызга бик куанабыз. Әлеге зур эшне башкаруда өлеше кергән һәркемгә Аллаһының мең рәхмәте яусын.

Фирдәвес УРАЗМАНОВ.

Яңа Бәзәкә авылы.